“Нәни кешеләргә – зур хокуклар турында”
Чернышевка авылы модельле китапханәсендә Бөтендөнья балалар көненә, балаларга хокукый ярдәм көненә багышлап “Нәни кешеләргә – зур хокуклар турында” дип исемләнгән мәгүлүмат сәгате үткәрелде. Аларга Рәсәйдәге хокукый кануннар: кешенең хокуклары һәм бурычлары, Конституция, балалар хокуклары турындагы конвенция һәм башка шундый кануннар турында сөйләдек. Бу чара китапханә укучыларына үзләренең хокуклары турында белергә һәм кирәк чакта ничә яшьтә булуларына да карамастан нинди таләпләргә хаклары бар икәнен аңларга ярдәм итәчәк.
