Бар кешегә таныш төсләр
Һәр елны 22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне бәйрәм ителә. Бу бәйрәм үзенең илебезгә, ватандашларыбызга карата горурлык хисләре уята. Чара башында балалар һәр дәүләтнең үз гимны, гербы һәм флагы барлыгы турында белделәр. Аннан инде сүз Россия флагы тарихы турында барды. Чарада катнашучылар беренче флагларның кайчан барлыкка килгәнен, нинди булуларын, Россия флагының төсләре нәрсә аңлатканын зур кызыксыну белән тыңладылар, «Татарстан Республикасының гералдик мирасы» исемле китап белән таныштылар. Чара Россия Федерациясе гимнын тыңлау белән тәмамланды.
