Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россия төсләре

Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августындагы 1714 номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Өч төсле байрак Россия дәүләте барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелгән. Өнсә  авыл китапханәсе «Гүзәл» балалар бакчасында Өнсә авылы мәдәният йорты  белән берлектә «Россия төсләре» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче бәйрәм тарихы белән таныштырды , Балалар флагның төсләре нәрсә аңлатканны  белделәр, Россия символлары турында табышмаклар чиштеләр, Туган ил турында мәкальләр җыйдылар. Шулай ук төсле кәгазьләрдән Россия флагы ясадылар.