Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне

1991 елның 22 августында илдә яңа бәйрәм – Россия Дәүләт байрагы көне барлыкка килде. Ул 1994 елда урнаштырылган һәм шул вакыттан бирле һәр җәй азагында – 22 августта билгеләп үтелә. Дөбъяз авыл китапханәсендә яшь укучылар белән танышу әңгәмәсе үткәрелде. Балалар Россия әләме барлыкка килү һәм аның «тормышы» турында кызыклы фактлар, төсләренең мәгънәсен, нинди биналарында булырга тиешлеген белделәр. Чара барышында шулай ук иҗади тәнәфес үткәрелде. Укучылар китапханәче белән берлектә төсле кәгазләрдән Россия әләмен төзеделәр.