Якташ язучылар иҗаты..
«Якташ язучылар иҗаты…» рубрикасы белән таныштыруны дәвам итәбез.
Август аенда язучы – якташыбыз Илшат Гайнанович Сәйфуллинның туган көне. Илшат Сәйфуллин 1971 елның 27 августында Татарстан Республикасының Биектау районы Ямаширмә авылында туган. 1988 елда Ямаширмә урта мәктәбен тәмамлап, ул Казан педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә.
Шул форсаттан, Каенлык авылы китапханәсендә язучының әсәрләре белән танышу сәгате узды. Чара язучы иҗаты белән таныштырудан башланды, шулай ук китапханәче Илшат Сәйфуллинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Чара барышында яшь укучылар язучының мәктәп, дуслар һәм үзара мөнәсәбәтләр турында хикәяләр язарга яратканын белделәр. Бәлки, шуңа күрә дә, безнең яшь укучыларыбызга Илшат Сәйфуллинның «Җиденче дәрес» китабы ошагандыр. Чара ахырында якташ язучының китапларыннан өзекләр укылды.
