Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Евгений Абрамович Боратынский (1800-1844)

Евгений Абрамович Боратынский (1800-1844)

Евгений Абрамович Боратынский 1800 елда Тамбов губернасында туа, Петербург һәм Мәскәүдә яши. Казан турында ул вакытта ишеткән генә булгандыр. Өйләнгәч, барысы да үзгәрә. Аның хатыны Анастасиянең  (Казан алпавыты Л.Энгельгардтның кызы)  бирнәсенә нәсел утары Каймар (Хәзер Биектау муниципаль районының Каймар авылы) да керә. Шул милек мәсьәләләре буенча Боратынский Казанга һәм Казан губернасына килә дә инде.

Безнең якларда ул ике тапкыр була. Беренче тапкырында Каймарда һәм Казанда 1831 елдан 1832 елга кадәр бер ел яши.Икенчесендә Боратынский Каймарга һәм Казанга 1833 елда килә. Монда ул Казанга Пугачев восстаниесе турында материал тупларга килгән Пушкин белән очраша.

Казанда, бигрәк тә Каймарда, аның иң яхшы әсәрләре языла: “Бывало, отрок звонким кликом”, “Где сладкий шепот…” (Каймар табигате турында), “Послание к Языкову”, “Элегия”, “Перстень” әкияте, А.А.Дельвиг истәлегенә язылган “Мой Элизий”.

Е.А.Боратынскийның токымнары (балалары, оныклары, туруннары) бөтенесе диярлек Казанда һәм аның тирәсендә яшиләр. Ягыбызның мәдәнияте үсешенә алар шактый өлеш кертәләр.

 

Иҗади биографиясе

Боратынский шигырьләрен әле егет чагында ук, Петербургта яшәп, полкка керергә әзерләнгәндә үк яза башлый. Бу вакытта ул Дельвиг, Пушкин, Гнедич, Плетнев һәм башка яшь язучылар белән якынаеп китә, аларның оешмасы егетнең таланты үсешенә һәм юнәлешенә йогынты ясый. Үзенең лирик әсәрләре белән ул тиздән Пушкин түгәрәгенең романтик шагыйрьләре арасында күренекле урын били башлый. Озак кына Финляндиядә, зыялылардан еракта, кырыс һәм кыргый табигать кочагында яшәү, бер яктан, Боратынский шигъриятенең романтик табигатен көчәйтә, икенче яктан,  аның күпчелек әсәрләрендә күзәтелгән сагышлы кәеф өсти. Финляндия тормышының тәэсирләре, берничә кечкенә шигырьдән тыш, Боратынскийның беренче поэмасы “Эда” да (1826) бигрәк тә ачык чагыла. Гадилеге, төсләрнең ачыклыгы, хикәяләү осталыгы өчен бу поэманы Пушкин хуплап каршы ала. “Эда” поэмасы артыннан “Бал”, “Пиры”, “Цыганка» поэмалары туа, аларда яшь шагыйрь Пушкин, аннан да бигрәк Байрон йогынтысына бирелә. Форма осталыгы, шигырь сәнгатьлеге ягыннан Пушкин шигырьләреннән ким булмасалар да, бу поэмалар Боратынскийның лирик шигырьләреннән барыбер түбәнрәк бәяләнәләр.

Боратынскийның соңгы елларда  әдәбиятта ялгызлык тойгысы көчәйгәннән көчәя, Пушкин тирәлеге оппонентлары белән каршылык та туа. 1842 елда Боратынский иң көчлеләрдән саналган “Сумерки. Сочинения Евгения Боратынского” дигән соңгы шигырь җыентыгын бастыра. Бу китапны еш кына рус әдәбиятында беренче “шигырь китабы” яки “автор циклы” дип атыйлар.

 

Мой дар убог, и голос мой не громок,

Но я живу, и на земли мое
Кому-нибудь любезно бытие:
Его найдет далекий мой потомок
В моих стихах; как знать? душа моя
Окажется с душой его в сношеньи,
И как нашёл я друга в поколеньи,
Читателя найду в потомстве я.