Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татарстан- туган җирем

30 августта Татарстан Республикасы көне бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Усад китапханәсендә әдәби әңгәмә уздырылды. Кичә барышында китапханәче Татарстан Республикасының тарихы, илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында, халкыбызның күркәм гадәтләре, тәбигать байлыклары һәм башкалар турында сөйләде. Китапханәдә әзерләнгән китап күргәзмәсендә Татарстан турында, аның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары турында сөйләгән китаплар һәм илебезне мактап язган әсәрләр урын алды.