Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Зәбиров Габделхак Гариф улы

Зәбиров Габделхак Гариф улы

Зәбиров Габделхак Гариф улы 1908 елда Казан губернасының Суыксу волосте  Әсән авылында   туа (хәзер Биектау муниципаль районының Әсән авылы). Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Төрекмәнстан Республикасының Бәйрәм-Али авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Үзбәкстан Республикасының Наманган шәһәрендә җаваплы урыннарда эшли. 1934-1938 елларда Татнаркомземда нәселле атлар үрчетү буенча баш зоотехник булып эшли.

“Әсән чишмәсе” китабында ул 19 гасыр ахырыннан 20 гасырның 40 нчы елларына кадәр бер авыл тарихын тасвирлаган. Габделхак Гариф улы 1998 елның 27 маенда вафат була.