Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы (1942)

Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы (1942)

Язучы Рәфкать Кәрами (Карамиев Рәфкать Кәраметдин улы) 1942 елның 18 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Рангазар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авылда җидееллык мәктәпне, 1959 елда  Алабуга  мәдәният-агарту техникумын  тәмамлагач, Рәфкать берникадәр вакыт Сарман район Мәдәният йортында- баянчы, аннан  Түбән Әхмәт авылында    клуб мөдире булып эшли.

Алтмышынчы еллар – Татарстан нефтьчеләре үзләренең фидакарь хезмәтләре белән бөтен илгә танылган чор. Әлмәт яклары  Рәфкатьне тә үзенә тарта. Чупай таш карьерында башта рәссам,аннары гади эшче, электрик һәм машинист ярдәмчесе булып эшли. 1967 елда Рәфкать икееллык кичке журналистика  университетын тәмамлый.

1967 елда Рәфкать Кәрами «Дүрт кешелек каюта»  исемле беренче детектив повестен яза. Шушы елларда аның очерклары, мәкаләләре, пьесалары, романнары, соңрак хикәяләре  күренә башлый. Р. Кәрами әсәрләрендә гади фәлсәфә, этик проблемалар күтәрелә. Күп кенә әсәрләре  рус, әзербайҗан, кыргыз,мари һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

1970 елда ул Казан дәүләт университетын тәмамлый, аннары 1979 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1979-1993 елларда Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты, вәкаләтле вәкиле, Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы директоры булып эшли. 1994-2001 елларда – Татар  интеллектуаль милек агентлыгы (ТАИС) директоры итеп билгеләнә.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Шәпше авылыннан ерак түгел, Кызыл Шәрык авылында, Рәфкать Кәраминең дачасы бар. Ул  анда ял итә һәм яңа әсәрләр өчен илһам ала.

Авторның әсәрләре:

Дүрт кешелек каюта: повесть һәм хикәяләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 98 б.

Кичке уйлар: повесть; хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 141 б.

Капитан Хәкимов: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 141 б.

Очар кошлар белән янәшә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 151 б.

Яратуың чынмы?: пьесалар, шигырьләр, уйланулар, юмор-сатира. – Казан: Идел-Пресс, 2008. – 352 б.

Сагышлы кояш: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр. , 1983. – 125 б.

Йөрәгемне ут алган: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 271 б.

Ындыр тулы кибән: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр.,  1992. – 399 б.

Каргышлы этаплар: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 264 б.

Өзелгән чәчәк: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 224 б

Мәхәббәт бураннары: повестьлар. – [Казан: Рухият], 2004. – 415 б.

Гомер-яшәр өчен: роман, хикәяләр, юмор-сатира,уйланулар.- Казан: Татар.кит. нәшр, 2012.-527 б.

Сөеп туймас чакларың: роман: “Олы юл да сикәлтәле” исемле трилогиянең икенче кисәге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 222 б.

Олы юл да сикәлтәле: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 366 б.

 

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре:

 

Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989)

Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2005)

Г. Исхакый исемендәге премия лауреаты

Аның турында әдәбият:

Әдипләребез:биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 1 том.- Казан: Татар. кит. нәшр.-2009.-751 б.

Бәдигый, Х. Ындыр тулы кибән// Мирас. — 2002. — № 2.

Вәли-Барҗылы М. Чынлык көче// Казан утлары. — 2002. — № 2.- б.136-139