Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Беслан һәрвакыт безнең йөрәкләрдә

 

Ел саен 3 сентябрьдә Россия терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үтә. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Террорчылык гамәлләре корбаннарын искә төшереп,бу җинаятьче акылсызлыкның үсүенә юл куймас өчен без террорчылыкка каршы торуда бердәм булырга тиешбез, Ямаширмә авыл китапханәсе террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Беслан – һәрвакыт безнең йөрәкләрдә» исемле батырлык сәгате үткәрде. Чара барышында балаларга терроризмның нәрсә икәнлеге турында сөйләде, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, «чит кеше» ситуациясендәге гамәлләрне тикшерделәр. Бесланның коточкыч фаҗигасенә аерым игътибар бирелде, балаларга  вакыйгалар хроникасы, террорчыларның рәхимсезлеге һәм кешелексезлеге, спецназның, укытучыларның һәм ата-аналарның батырлыгы  турында сөйләнде