Терроризмга чик куярга!
Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә террорчылар кулыннан гаепсез һәлак булганнарны искә алып укучылар белән аларның истәлегенә әңгәмә уздырылды,презентация күрсәтелде. 2004 елның сентябрь аенда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале, Тынычлык һәм Белем көне кайгы һәм күз яшьләре көне булып киткән. Дөньяда гаепсез балаларның үлеменнән дә куркынычрак фаҗига юк! Баласын югалткан ананың фаҗигасен тасвирлап була торган сүзләр юк! Җирдә беркайчан да йөрмәячәк кешеләргә карата кайгының тирәнлеген белдерә алырлык сүзләр юк! Укучыларга бү сүзләрнең мәгънәсен аңлатылды, Илебездә һәрвакыт тынычлык булсын иде дигән теләктә калып, плакатлар белән таныштырылды.
