Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сәйфуллин Ильшат Гайнан улы (1971 -2010)

Сәйфуллин Ильшат Гайнан улы (1971 -2010)

Сәйфуллин Илшат Гайнан улы 1971 елның 27 августында Татарстан Республикасы Биектау районы Ямаширмә авылында туа. 1988 елда Ямаширмә урта мәктәбен тәмамлагач, Казан педагогика институтының татар филологиясе факультетына укырга керә. 1991 елда Хәрби-диңгез авиациясенә армиягә алына. Армиядән кайткач, Эчке эшләр министрлыгына эшкә алына. Читтән торып Педагогика институтын тәмамлый һәм бер үк вакытта Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый.

2007 елда аның балалар өчен «Җиденче дәрес» исемле беренче китабы басылып чыга.

2009 елда Илшат Сайфуллин Чечня Республикасына хезмәткә җибәрелә, 2010 елда шунда һәлак була.

 

Басма китаплары:

Җиденче дәрес. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. -103б.

Шоколадлы тәнәфес: шаян хикәяләр, повесть. – Казан: «Акчарлак» нәшрият йорты, 2012.- 168б.

 

Аның турында әдәбият:

Галиева С. «Хушлашмый да китеп бардыӊ…» Илшат Сәйфуллинныӊ якты истәлегенә багышланган дәрес. – Балалар китапханәсе, 2010. -№1.- 70б.