Сабиров Рәис Мәрдан улы (1927 – 2010)
Сабиров Рәис Мәрдан улы (1927 – 2010)
Сабиров Рәис Мәрдан улы 1927 елның 1 февралендә ТАССРның Ташсу авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1946 елда НКВДның Югары мәктәбен тәмамлаганнан соң Грузия ССРның Батуми шәһәре Батум чик отрядының тикшерү радиостанциясендә радиотехник булып башлап җибәрә. 1948-1949 елларда Осоавиахимның инструкторы, Казан шәһәренең 16 номерлы һөнәр училищесында ВЛКСМ комитетының тәрбиячесе, секретаре. 1949 елдан 1952 елга кадәр «Яшь сталинчы» республика яшьләр газетасының тәрҗемәчесе, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1952 елдан 1958 елга кадәр Р. М. Сабиров КПССның Татар обкомында пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы, КПСС ҮКна караган Югары партия мәктәбе тыңлаучысы, «Совет Татарстаны» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе, КПССның Татар обкомында фән, мәктәп һәм сәнгать бүлеге инструкторы була.
1958-1983 елларда Р. М. Сабиров «Правда» газетасының ТАССР һәм Мари АССРлардагы үз хәбәрчесе булып эшли. Бу елларда аның эш һәм оештыру сәләте, куелган бурычларны тиз арада чишү осталыгы ачыла.
Белемле һәм квалификацияле җитәкче буларак 1983 елда Р. М. Сабиров «Социалистик Татарстан» республика газетасының мөхәррире итеп билгеләнә һәм анда җиде ел эшли. Ул эшләгән елларда газетада республиканың төп газетасына язылучыларның мәнфәгатьләрен дөрес яктырткан актуаль рубрикалар пәйдә була башлый.
Татарстанның дәүләт органнарында эшләү дәверендә үзенең бөтен белгәнен һәм бай тәҗрибәсен Р. М. Сабиров туган республикасын яхшыртуга биргән.
Үзен энергияле, максатчан, үз сүзендә тора торган, принципиаль җитәкче итеп таныткан Рәис Мәрдан улы үзенә тапшырылган эш участокларында бөтен көчен биреп хезмәт куйган. Кешеләрне хөрмәт итү, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту аңа авторитет һәм җәмгыятьтә танылу китергән.
Р.М.Сабиров ТАССР Югары Шурасының унберенче чакырылышына депутат итеп сайланган.
«Социалистик Татарстан» республика газетасының элекке мөхәррире Рәис Мәрдән улы Сабиров 2010 елның 15 декабрендә 84 яшендә вафат була.
Авторның әсәрләре:
Сборник очерков «По городам Татарии» (1976)
Хөкүмәт бүләкләре:
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены,
«РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе» (1977)
«ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе» (1988)

