Дагестанның халык шәгыйре
2023 елның 8 сентябрендә Россиянең, Дагестанның халык шәгыйре, Социалистик Хезмәт Герое, дәүләт премияләре лауреаты, Ленин һәи Изге апостол Андрей Первозданный орденнары иясе язучы Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел була. Язучының туган көне уңаеннан Усад авыл китапханәсендә уздырылган чарада балалар белән язучының шигырьләрен уку оештырылды, бөтен дөнья халкы яратып җырлый торган «Журавли» җырының язылу тарихы, аны язарга этәргеч биргән япон кызы Садако турында сйләнде.
