Габдулла Шәрәфи ( Шәрәфетдинов Габдулла Шәрәфетдин улы) (1926 -1997)
Габдулла Шәрәфи 1926 елның 29 июлендә ТАССРның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында туган. 1936 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр. Башта Казанның 80нче һәм 11нче мәктәпләрендә, бишенче сыйныфтан алып җиденче сыйныфны тәмамлаганчы, Кабан күле буендагы 12нче татар урта мәктәбендә укый. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башлана. Габдулла Шәрәфи, укуын ташлап, эшкә урнаша. Аннан – җиде елга сузылган солдат хезмәте. Ул милитаристик Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Байкал арты фронты гаскәрләре составында сусыз Монголия далаларын, Гоби чүлен, Зур Хинган тауларын кичә. Армия хезмәтеннән кайткач, Казан заводларында электромонтажчы булып эшли, кичке урта мәктәпне, читтән торып укып, КДУның рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Озак еллар “Совет Татарстаны”газетасы редакциясендә бүлек мөдире вазифасын алып бара. 1967 елдан башлап “Азат хатын” (хәзер “Сөембикә”) журналы редакциясендә башта җаваплы секретарь, аннан редактор урынбасары булып эшли. 1972 елдан – Язучылар союзы члены. “Батыр егет” (1941) әкият-поэмасы, “Аккошлар кайтыр әле” (1976) дигән хикәяләр җыентыгы, “Күрше малай” (1981) повесте, “Через большой Хинган” (1975) исемле документаль повесть һәм хикәяләр җыентыгы, “Гомернең агышлары” (1986) җыентыклары авторы.
1972 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Габдулла Шәрәфи –Бөек Ватан, Совет-Япон сугышларында катнаша, медальләр белән бүләкләнә.
Г.Шәрәфи 1997 елның 7 июлендә үлде.
Бүләкләре:
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1976)
РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986)
Авторның әсәрләре:
Батыр егет: шигъри әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 23 б.
Хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 28 б.
Сусыз дәрья: солдат язмалары.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 95 б.
Аккошлар кайтыр әле: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 208 б.
Күрше малае: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 72 б.
Гомернеӊ агышлары: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 351 б.
Тормыш арбасында: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 224 б.
Через большой Ханган: докум. повесть и рассказы/ пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 112 с.
Через большой Ханган: докум. повесть и рассказы / пер. с татар. Т. Петелиной. – М.: Сов. Россия, 1982. – 128 с.
Аның турында:
Әдипләребез:биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 2 том.- Казан: Татар. кит. нәшр.- 2009.- 751 б.
Әпсәләмов Г. Сахраларны кичә егетләр// Соц. Татарстан. – 1969. – 12 дек.
Әгъзамов Ф. Кешелекле солдатлар// Казан утлары. – 1970. – №2. – Б.160 -162
Төхвәтуллин Р. Алдыӊда йолдыз балкыгач// Ялкын. – 1976. – №7. – 18б.
Ихсанова Л. Тереклекне олылау// Соц. Татарстан. – 1981. – 29 дек.
Хакимов Р. Повесть о трудном переходе// Комсомолец Татарии . – 1976. – 4 июля.
