Лев Толстой дөньясында
2023 елның 9 сентяберендә рус әдәбияты дөньясы бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның 195 еллыгын билгеләп үтә. Бу истәлекле дата хөрмәтенә Мүлмә авыл китапханәсе Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Лев Толстой дөньясында» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чарада кечкенә сыйныф укучылары катнашты. Лев Николаевич олылар өчен генә романнар һәм хикәяләр язмаган. Язучының балалар өчен кечкенә хикәяләре, мәсәлләре һәм әкиятләре күп. Китапханә мөдире мәктәп укучыларына да шундый берничә мәсәлне укыды: «Галка и кувшин», «Жучка», «Мышка, кот и петух», «Волк и коза» һәм башкалар. Балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара ахырында Лев Толстой әкияте нигезедә төшерелгән «Өч аю» исемле мультипликацияле фильм күрсәтте.
