Могҗизалы, сәер
Борис Заходер балалар язучысы, аның исеме безнең һәрберебезгә балачактан ук таныш. Аның иҗади биографиясе балалар өчен әкиятләр һәм шигырьләр язу белән генә чикләнми. Борис Владимирович шулай ук талантлы тәрҗемәче һәм шагыйрь. Язучының мирас итеп калдырган китаплары, әсәрләре һәм тәрҗемәләре, әле дә төрле яшьтәге балалар, кечкенә укучылар һәм өлкәннәр арасында бик популяр. Язучының 105 еллыгына Биектау авыл китапханәсе 3 нче мәктәп укучылары белән «Могҗизалы, сәер» исемле әңгәмә үткәрде. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат тыңладылар, әкиятләр буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.
