Табигать өчен өлкәннәр дә, балалар да җавап бирә
Биектау авыл китапханәсе «Бәләкәч» балалар бакчасында «Табигать өчен өлкәннәр дә, балалар да җавап бирә» дигән экология буенча танып белү сәгате үткәрде. Китапханәче хикәясеннән балалар урман байлыгы, анда яшәүчеләр, урманның әһәмияте, аны саклау турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Экологик сорауларга җавап бирделәр, «Экологик ассорти» уенында катнаштылар. Очрашу кызыклы һәм файдалы узды.
