Батырлык эзеннән
13 сентябрь көнне Биектау авыл китапханәсендә 3нче мәктәп укучылары катнашында тыл хезмәтчәннәре турында әңгәмә узды. Китапханәчеләр сугышның безнең якларны ничек каплаганы, нинди коточкыч явызлык белән очрашырга туры килгәне турында сөйләделәр. Фронттагы ир-атларның батырлыгы белән беррәттән, дошман тылындагы хатын-кыз һәм балалар батырлыгы халык хәтерендә беркайчан да онытылмаячак. Бу фидакарь кешеләр таңнан таңга кадәр кырларда һәм болыннарда эшләп, сугыш җимергән җирне торгызып, ирләрен һәм әтиләрен, абыйларын һәм улларын сабырлык белән көтеп, күпме авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргәннәр…
