Олы һәм игелекле йөрәкле кеше
2023 елның 14 сентябрендә Үзәк балалар китапханәсендә «Олы һәм игелекле йөрәкле кеше» китап күргәзмәсе ачылды. Ул татар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышлана. Аның күргәзмәдә тәкъдим ителгән «Сертотмас үрдәк», «Бал корты һәм Шөпшә», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык», «Койрыклар», «Нечкәбил» әкиятләре хезмәт сөючәнлек һәм игелек хисләрен тәрбияләргә ярдәм итә, үз илен яратырга, кыю, гадел булырга, хөрмәт итәргә өйрәтә өлкәннәргә.
Махсус QR-кодларга телефон камерасын китереп, язучының биографиясе белән танышырга һәм «Бал корты һәм Шөпшә» мультфильмын карарга мөмкин.

