“Рус сөйләменең патшасы ул – сүзлек”
22 нче ноябрь көнне Биектау авыл китапханәсендә, сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан, “Рус сөйләменең патшасы ул – сүзлек” исемле чара узды. Чара барышында балалар сүзлекләр, аларның төрләре, рус телендә язылган сүзлекләрнең авторлары – В.И.Даль һәм С.И.Ожегов белән таныштылар һәм аларның тел белемендә керткән хезмәтләре турында мәгълүмат алдылар. Балалар “Мин һәм сүзлек” дигән викторинада катнаштылар.
