Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучы һәм көрәшче

 

Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе балалар бакчасы балалары өчен авторның китапларына күзәтү уздырды. Чара китапханәченең язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләве белән башланып китте. Балалар талантлы язучы А.Алишның тормышы аның иҗади көченең чәчәк ату чорында, аңа бары 36 яшь булганда өзелүе, аның Муса Җәлилнең ярдәмчесе булуы турында белделәр. Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар яза, ләкин ул китап сөючеләргә татар әдәбиятын баеткан әкиятләре белән ныграк билгеле. Абдулла Алиш искиткеч кеше булган, ул балаларны бик яраткан һәм алар белән һәрвакыт уртак тел тапкан. Һәм нәкъ менә балаларга булган мәхәббәте аны әдәбиятка алып килә. Аны балалар «Әкиятче абый» дип йөрткәннәр. Татар язучысының әкиятләре гади һәм хәтта иң кечкенә тыңлаучылар өчен дә аңлаешлы. Аннары китапханә фондында булган балалар өчен язылган китапларына күзәтү ясалды. Болар «Сертотмас үрдәк», «Әкиятләр илендә» исемле Абдулла Алиш әсәрләре буенча әкият һәм мультфильмнар җыентыгы, «Әкиятләр», «Ана әкиятләре», «Койрыклар», «Бал корты һәм шөпшә», «Бикбатыр һәм Биккуркак», «Куян кызы» һәм башкалар. Язучының әкиятләрен тәрбиячеләре балаларга укыган, шуңа алар бөтен әкиятләр белән таныш иде. Күзәтүдән соң нәниләр язучының матур бизәлешле китапларын үзлектән карадылар, китаплар балаларга бик ошады.