Лев Толстой – философ, рәссам, кеше
«Пушкин картасы» программасы кысаларында Үзәк китапханәдә күренекле язучы Лев Николаевич Толстойның тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби интеллектуаль батл уздырылды.Югары сыйныф укучылары язучы тормышының төп этапларын зур кызыксыну белән таныштылар.Learning Apps интерактив биремнәр конструкторы ярдәмендә, катнашучылар язучы турында белемнәрен уен формасында тикшерделәр һәм ныгыттылар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар яшьләрне кызыксындырды һәм күпләр аларны өйләренә укырга алдылар.
