Сөембикә журналына 110 яшь
«Сөембикә» журналының 110 еллыгына Биектау авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды. «Сөембикә» журналы 1913 елдан татар телендә чыга башлый. Ә 1926 елдан 1991 елга кадәр журнал «Азат хатын» исеме астында чыга. Ул тиз арада популярлык яулый, ә 1930 елларда аның тиражы 15 мең данәгә җитә. Китапханәче журналда басылган хатын-кызларның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, очерклар, гаилә-көнкүреш темаларына хикәяләр, лирик шигырьләр, поэмалар, йорт хуҗалыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр белән таныштырды. Күргәзмәдә «Сөембикә» журналының иске һәм яңа басмалары урын алды.
