Дөньяда тынычлык булсын
1981 елның 21 сентябреннән бөтен планета буенча Дөнья көнен билгеләп үтү кабул ителгән. Бу көнне дөньяда ут һәм көч куллану туктала. Кулле урта мәктәбе белән берлектә Шигали авылы китапханәчесе әлеге көнгә мастер-класс уздырды. Чарада балалар бәйрәм итүнең кайдан башлануын һәм Дөнья көненең символы булуын ачыкладылар. Балалар бу тематиканы кызыксынып үзләштерделәр, рәсем ясадылар, аралаштылар, китаплар белән таныштылар.
