Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Галиҗәнап Сүзлек»

22 ноябрьдә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә.

Әлеге истәлекле дата кысаларында Коркачык авылы китапханәсендә балалар өчен күптөрле белешмә әдәбият дөньясына багышланган «Галиҗәнап Сүзлек» дигән танып белү сәгате узды. Чарада катнашучылар китапханә фондындагы сүзлекләр һәм энциклопедияләр белән таныша алдылар, бу басмалардан файдаланырга өйрәнделәр, төрле биремнәр үтәделәр.

Компьютерлаштыру заманында кәгазь сүзлекләр чоры инде күптән артта калырга тиеш кебек. Чөнки балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кәгазь сүзлек ачуга караганда, сүзләрне Интернеттан тәрҗемә итү яки кирәкле сүзнең мәгънәсен эзләп табу җиңелрәктер кебек. Ләкин бу бөтенләй үк дөрес түгел: басма сүзлекләр белән кызыксыну әле дә зур икәнен күрергә була.

Чара ахырында һәркем сүзлекләргә даими мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде, һәм алар, һичшиксез, мәктәп фәннәрен өйрәнгәндә ярдәм итәчәкләр,бигрәк тә дөрес язарга һәм матур итеп сөйләргә.