Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әкият мәктәпләре

Балалар әкиятләрендә дә искиткеч, тылсымлы мәктәпләр очрый икән. Чернышевка авыл китапханәсендә балалар өчен виртуаль мавыктыргыч әдәби сәяхәт әзерләдек. Балалар, дәресләрдә әкият укытучылары әкият геройларын укыта  торган әкият мәктәпләре буйлап сәяхәт иттеләр. Чара барышында балалар бу әкиятләрне, китап геройларын искә төшерделәр. Балалар игътибарына бик күп әкият китаплары тәкъдим ителде, алар арасында Э.Успенский «Дядя Федор идет в школу», Дружков Ю. «Волшебная школа Карандаша и Самоделкина», Льюис Кэрроллның «Алиса в стране чудес» әкияте, һәм әлбәттә, Джоан Кэтлин Роулингның Хогвартц мәктәбе, аның шәкертләре, яшь сихерчеләр, яхшы һәм явыз сихерче-укытучыларның тылсымлы дөньясы турындагы барлык романнары да бар иде. Виртуаль күргәзмәгә сылтама: https://youtu.be/wsTkOlGM_MY.