Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Китапстан»- җәйге марафоныны җиңүчеләрне бүләкләде

 

2023 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китапстан» республика күләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. “Китапстан” – башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге уку марафоны, катнашучылар карта буенча ирекле сайланган китапларны укып карта буенча алга баралар. Марафонны оештыручылар-Милли китапханә һәм «Ак Барс Дом» компаниясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Финалистларны бүләкләү тантанасына гына түгел, ә «MОN» театрының «Балалар һәм болар» спектаклен карарга да чакырдылар. Проектның җиңүчеләре арасында Биектау авыл китапханәсе укучысы Сәлимуллина Мәрьям билгеләнде, аның эшен жюри әгъзалары югары бәяләде.