Безопасный Интернет
2023 елда Россия интернетына нәкъ 30 ел тула. Шигали авылы Китапханәчесе Күлле Урта мәктәбендә интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча балалар белән әңгәмә үткәрде. Чарада социаль челтәрләрдә һәм интернет сайтларында куркынычсыз гамәлләр турында фикер алыштылар. Балалар үз карашлары һәм катлаулы ситуацияләрдәге, тормыштагы үрнәкләре белән уртаклаштылар. Балаларга социаль челтәрләрдә ата-аналар белән дөрес теркәлү һәм мәгълүматны ничек дөрес итеп тарату турында сөйләделәр.
