Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сандыктагы хәзина

 

3 октябрь көнне Сая авылы китапханәсендә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан китап укучылар игътибарына «Сандыктагы хәзинә» күргәзмәсе тәкъдим ителде.                                                        Әлеге күргәзмәдә чигелгән сөлгеләр, ашъяулыклар, милли киемнәр, китаплар, фото сурәтләр урын алды. Китапханәче шушы кадерле ядкәрьләр турында укучыларга сөйләде, дәү әниләребезнең күз нурлары түгеп чигелгән сөлгеләр, кулъяулыкларны аеруча яратып карадылар.