Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кадерле өлкәннәребез

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз. Кадерле әби-бабаларыбыз! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. 2 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсе «Карлыгач» балалар бакчасы белән берлектә «Кадерле өлкәннәребез»исем астында бәйрәм кичәсе үткәрде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җыр –биюләр белән үрелеп барды. Кичәдә өлкәннәргә багышланган китап күргәзмәсе куелды. Өлкәннәр күргәзмәдән Д.Гайнетдинова «Көй өзелсә нишләрсен»,Р.Төхфәтуллин «Китә казлар»,Н.Хәсәновның  «Бәхилләрме йөрәк?» Китапларын укырга алдылар. Аннан китапханәдә эшләп киткән Яруллина Гөлзада апаны да бәйрәм белән котлап кителде.