Өлкәннәр өчен җылылык атнасы
3 октябрь көнне Шигали авылынын китапханәсенең яшь укучылары, китапларда бизәкләр һәм рәсемнәр өйрәнеп, өлкәннәр өчен үз куллары белән шәмдәлләр төзеделәр. Балалар олы яшьтәге рәссам һәм аның гаиләсе өчен открыткалар ясадылар. Нәфыйков Канафия Абзаллитдин улына 85 яшь, ул үзен бик яхшы хис итә, күп елмая һәм китапханә укучылары килүенә бик шат иде. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар һәм аралашу кирәк. Китапханәче һәм яшь укучылар Канафия абыйның һәм аның хатынының күңелен күрү өчен шәм белән шәмдәлләр бүләк иттеләр. Ә җылы теләкләр язылган открыткаларны рәссам шундук оныкчыкларының рәсемнәре төшерелгән диварга беркетте. Бу очрашу күңелләрне җылытты һәм балаларны, өлкәннәрне шатландырды. Канафия абый яхшы күрә һәм кызыксына, шуңа күрә Шигали авылы китапханәчесе аның өенә китаплар алып киләчәк. Иң мөһиме, бу очрашу өлкән яшьтәге кешеләргә ихтирам, хөрмәт һәм мөнәсәбәт үрнәге булды.
