Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яшь йөрәкле өлкән кешеләр

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, акыллы, хөрмәтле, яшьләре зур булуга карамастан, нык һәм чыдам кешеләргә багышлана. Бу датага з октябрьдә Олы Битаман авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Яшь йөрәкле өлкән кешеләр» дигән тематик кичә үткәрде. Кичә бәйрәм табыны артында узды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунакларга үзләренең җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр, кичәнең кунаклары өчен күңелле конкурслар булып узды, китапханәче китапханәдәге яңа китапларга күзәтү үткәрде, бәйрәм тематикасына туры китереп шигырьләр укыды. Кайнар чәй, татлы ризыклар атмосфераны тагын да җылытты. Кунаклар тәмләп чәй эчтеләр, шаярдылар, көлделәр, яшьлек елларын искә төшерделәр. Барлык катнашучылар да яхшы кәефтә өйләренә таралдылар.