Ул минем укытучым
Һөнәрләрнең бар җайлысы, һөнәрләрнең бар яхшысы, һөнәрләрнең бар авыры…Ә укытучы хезмәте – изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы, укучыга юл күрсәтүче. 5 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә укытучыларга карата Х.Халиков «Укытучым», Ф.Яруллины «Беренче дәрес»шигырьләрен укыдык, «Укытучы китап битләрендә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштык.аннан сон укучылар «Ул минем укытучым» исем астында үзләренең яраткан укытучылары турында инша язып үттеләр. Укучылар А.Гайдар «Мәктәп», М.Марлье «Маруся мәктәптә» китапларын үзләре белән укырга алдылыр.
