Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Нурулла Гариф (Гарипов Нурулла Гыйматдин улы) (1960)

Нурулла Гариф 1960 елның 1нче сентябрендә Татарстан Республикасы Балык бистәсе районы Яңа Сала авылында туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында бетергән, урта белем турындагы аттестатны Шомбыт авылы мәктәбендә алган. 1978 елдан 1980 елга кадәр совет армиясе сафларында хезмәт итә, хезмәтен Германиядә үтә. 1980-1982 елларда Казан шәһәрендәге радиотехника мәктәбендә укый, аннан Казан Дәүләт Университетына кереп, инженер-радиотехник һәм радиоастроном белгечлегенә ия була. 1988 елда укуын тәмамлап, күңеленә хуш килгән эшне Биектау районының Дачное бистәсе урта мәктәбендә таба. 25 ел дәвамында Учхоз урта мәктәбендә информатика, математика, физика фәннәрен укыта. Эшен яратып башкара, аны балалар да ярата, хезмәттәшләре хөрмәт итә. 2016 елда тиешле еллар буенча пенсиясен рәсмиләштереп, туган авылы Яңа Салага әйләнеп кайта..

Фәнни кызыксыну өлкәләре: Казан ханлыгында феодал вассаллык мөнәсәбәтләре тарихы. Чаллы шәһәрчегенең тарихын өйрәнү (1183, 1556). Балык бистәсе, Мамадыш һәм якын тирә районнар территориясендә урнашкан «Чаллы олысы»на кергән авыллар турында өйрәнү һәм материал туплау. 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Авторның әсәрләре:

Мин сезнең арада яшәдем. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 176 б.

Казан ханлыгы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 175 б.
Освободительная война Татарского народа. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 71 с.
Города Казанского ханства / соавт. Ф.Хузин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 71 с.

Аның турында әдәбият:

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр.-2009.-751 б.

Хуҗин, М. Төгәллек һәм кыскалык // Казан утлары. – 2002. – № 1. – 136 б.