Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сабиров Ирек Нәгыйм улы (1950 – 2020)

Сабиров Ирек Нәгыйм улы 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында укытучылар гаиләсендә туа. Табигатьнең гүзәллеге, иҗат белән мавыккан гаилә йогынтысында анда әдәбият һәм сәнгатькә кызыксыну уяна. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң, Ирек Сабиров Казан химия-технология институтына керә. Институтны бетергәннән соң, 1973 елда Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә урнашкан «Сигнал» (хәзерге ГДУП «Сигнал-Полимер») заводына җибәрелә, анда ул 25 ел дәвамында мастердан алып заводның баш инженеры дәрәҗәсенә кадәр хезмәт юлы уза. 1998 елда аны Еманжелинск шәһәре администрациясенә эшләргә чакыралар, аннан соң төрле елларда икътисади идарә бүлеге җитәкчесе, социаль- мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча шәһәр башлыгы урынбасары, район башлыгының икътисад, сәнәгать сәясәте, сәүдә һәм инвестиция мәсьәләләре буенча урынбасары, Зауральск шәһәр җирлеге башлыгы булып эшли. 1990 еллар башыннан алып ун ел дәвамында татар-башкорт мәдәни үзәге «Дуслык»ны җитәкли, «Дуслык» газетасының баш мөхәррире була. Ирек Нәгыйм улы бөтен гомерен татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә һәм популярлаштыруга багышлый. Шул ук вакытта күңеле белән шагыйрь булып кала. Аны белгәннәр җәмәгать эшчәнлеген шигърият белән берләштереп алып бара алуына гаҗәпләнәләр. 20 елдан артык ул Еманжелинскидагы «Элегия» әдәби берләшмәсен җитәкли. Аның хезмәтләре исемлегендә статуслы һәм мактаулы дәрәҗәләр аз түгел: ул Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Россия Язучылар берлеге, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы. Бернинди дәрәҗәләр дә аның илһам чишмәсен шигырьләре кебек ачып бирә алмаган.

Беренче шигырьләре, ул студент чакта ук, Казан химия-технология институтының күп тиражлы «Кировчы» газетасында басылып чыга. Әдәби иҗат белән ул балачактан ук шөгельләнә. Беренче хикәясе «Алеша»ны 20 яше тулып узгач кына яза. Аны шагыйрьнең якташлары Еманжелинскида чыга торган «Яңа тормыш» газетасыннан укыйлар. 1985нче елдан Ирек Нәгыйм улы «Элегия» әдәби берләшмәсенә керә, 2003 елдан аның җитәкчесе була. Шигырьләрен ул татар һәм рус телләрендә яза. Алар җирле «Алга», «Ташчы дөреслеге» газеталарында гына түгел, дәрәҗәле Уфа һәм Казан басмаларында да басылып чыга. Аның каләме астыннан йөзләрчә искиткеч шигырьләр чыга һәм төрле вакытта «Яшим!», «Сезон клубники и зарниц», «Аваз», «Манзара» җыентыкларына берләштерелә. «Апрель» җыентыгын укысаң, аның мәхәббәт турында язганына инанасың. «Акрошигырь», «Графоманга», «Минем гыйбадәтханәм» шигырьләрендә ул шагыйрь һәм шигырь темасына фикер йөртә. Һәм, әлбәттә, аның шигырьләрендә Туган ил темасы яңгыраш тапты ( «Шәһәрләр», «Еманжелинск», «Туган ил» шигырьләре).

Ирек Сабиров Башкортстан республикасының Бәләбәй  шәһәрендә узган «Илһам чишмәләре» поэзия фестиваленең дипломанты, 3нче Бөтендөнья татар конгрессы делегаты. Тырыш хезмәте һәм актив җәмәгать һәм мәдәни эшчәнлеге өчен Ирек Нәгыйм улы күпсанлы премия һәм бүләкләр белән бүләкләнде, алар арасында «Ватан алдындагы хезмәте өчен» 2нче дәрәҗә ордены бар. Ирек Нәгыйм улын Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкли. Ул Көньяк Уралда булган мөһим мәдәни һәм тарихи вакыйгалардан читтә калмаган. Рөстәм Миңнеханов һәм губернатор Алексей Текслер белән берлектә Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашкан. Аңарчы татар Конгрессының җитәкчеләре белән бергә Урал җирендә атаклы сәүдәгәр Яушевларның токымын каршылаган.

Кызганычка каршы 2020нче елның 20 октябрендә Ирек Нәгыйм улы вафат булды. Искиткеч шагыйрь һәм изге җанлы кеше истәлеге булып, исемендә наз гына түгел, өмет тә яңгыраган «Яратам һәм ышанам» шигырьләр җыентыгы калды. Аның шигырьләре аның шигъри иҗатын белгән һәм сокланганнарга васыять буларак яңгырый бүген.

Басма әсәрләре:

Люблю и верю: Стихи. – Челябинск: Изд-во «Газета», 1997.

Яшим!..: Стихи.  – Челябинск. – Изд-во «Принт-Сервис», 1998.

Сезон клубники и зарниц: Стихи.  – Челябинск: Околица, 1998.- 120с.
Аваз: шигырьләр.- Еманжелинск: Еманжелинская городская типография, 1999.-60 б.

Апрель: Избранное. – Еманжелинск: Дом печати, 2002. – 203с.

Тормыш яме: шигырьләр. – Еманжелинск: Дом печати, 2004.
Манзара: шигырьләр.  – Казань: Татар. кит. нәшр, 2004. – 111 б.

Төп басма язмалары:

От Урала до Невы: Сборник. – Челябинск: Книга, 2001.
Челябинские родники: Сборник произведений литературного объединения имени Акмуллы. – Челябинск: Челябинская межрайонная типография, 2002.
Знакомство: Сборник поэзии и прозы южноуральских литераторов. – Челябинск: ГОЦНТ, 2002.

Сөенче: шигырьләр. – Челябинск: Полиграф-Мастер, 2003.
Область вдохновения: стихи. – Челябинск: ЮУКИ, 2003.

Аның турында әдәбият:

Әдипләребез:биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 2 том .- Казан: Татар. кит. нәшр, 2009.-751 б.

Гайнуллин М. «…Старость наступает, когда любовь кончается»: Юбилей поэта // Южноуральская панорама. – 2000. – 8 июня.

Гарайшина М. Зыялылар – рухыбыз көзгесе // Кызыл таң. – 1996. – 19 дек.

Ахтямова, Ч. Мы ездили к Иреку // Литературная пятница. – 2005. – 13 мая.

Ахметзянова, Ф. Лед и пламень // Ватаным Татарстан. – 2005. – 6 мая.