Рабит Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин)
Рабит Батулла 1938 елның 26 мартында Зәй районының Түбән Олыҗы авылында туган. М.С.Щепкин исемендәге театр училищесын (1961), ГИТИС каршындагы Югары режиссерлык курсларын (1966) һәм М. Горький исемендәге Югары әдәби курслар (1979, Мәскәү) тәмамлый. 1961-1963 елларда Татар академия театрында актер булу белән беррәттән режиссерлык эше белән дә шөгельләнә. 1963-1965 елларда Курчак театрында һәм Казан телевидениесендә балалар өчен тапшырулар режиссеры булып эшли. 1970-1975 елларда Театр училищесында, Мәдәният һәм сәнгать институтында укыта.
1960 елларда әдәби иҗат белән шөгельләнә башлый. 1966 елда балалар өчен язылган «Исемем минем Дүрткүз» исемле беренче китабы басылып чыга. «Төш вакытында могҗиза» (1966), «Курай уйный бер малай» (1970) пьесалары Казан, Луцк, Омск, Донецк, Саратов, Кемерово, Салават, Махачкала һәм башка шәһәрләр сәхнәләрендә куела. «Уйларымны кеше белсен» (1969), «Ташламам җанкисәгем» (1980) хикәяләр җыентыклары сюжет кискенлеге, юмор хисе белән аерылып торалар. Батулланың әсәрләренә фәлсәфи мәгънә хас. 1970 еллар башыннан профессиональ сәхнә өчен драматик әсәрләр өстендә эшли башлый. «Туйлар узгач» музыкаль комедиясе (1973 елгы куелыш), «Өчәү юлга чыктык» драмасында (1974 елгы куелыш) яшьләрнең мөстәкыйльлеккә омтылулары, тормыш авылыкларын ерып чыгулары тамашачы тарафыннан җылы каршылана. «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы (1979 елгы куелыш) татар драматургиясендә күренекле урын алып тора. 1986 елда Г. Тукайга багышланган «Сират күпере» тарихи драмасын яза. Батулла үзен эпик колачлы язучы итеп таныта. «Юл буенда зәңгәр чәчәк» (1990) романында хәзерге заман яшьләренең проблемалары күтәрелә. «Сөембикә» (1992) романының үзәгендә соңгы Казан патшабикәсенең аяныч язмышы сурәтләнә. 2000 елда Коръән аятьләренең аңлатмаларын татар телендә бастырып чыгара.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Биектау районы Чыршы авылында яши.
Хөкүмәт бүләкләре:
Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2006)
Нәшер ителгән әсәрләре:
Исемем минем Дүрткүз (1966). Төш вакытында могҗиза (1966). Уйларымны кеше белсен (Мысли вслух; 1969). Курай уйный бер малай (Мальчик играет на курае; 1970). Мортаза (1970). Ташламам җанкисәгем (1980). Кичер мине, Әнкәй (Прости меня, мама) ( 1981). Серле сандык (Волшебный сундук; 1983). Юл буенда зәнгәр чәчәк (Цветок у дороги; 1990). Сөембикә (Сююмбике; 1992). Кылдан нечкә, кылычтан үткен (Острее меча, тоньше струны; 1996). Күк капусы ачылганда (Небесные врата; 2012)
Аның турында әдәбият:
Фәттах Н. Беренче китап һәм балалар әдәбияты // Казан утлары. 1967. № 9. Шәрәфи Р., Мингалим Р. Эзләнүләр юлыннан: Батулла иҗаты турында уйланулар // Казан утлары. 1980. № 8. Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Казан, 1980.
