«Еллык отчетка әзерлек» семинар -практикум
11 октябрьдә Үзәк китапханәнең уку залында китапханә хезмәткәрләренең семинары «Еллык отчетка әзерлек» уздырылды. Семинарда «Биектау ҮКС» директоры Л.С. Хәмидуллина, методик бүлек мөдире. Г.Р. Кәримуллина, әйдәп баручы методист Р. М. Гибаева,балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Ф. Р. Гайнетдинова, библиограф Т.М.. Малязина һәм китапханә системасын комплектлау бүлеге мөдире А. Ш. Әхмәдуллина, укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире И.Э. Князева чыгыш ясадылар. Семинар барышында белгечләр тарафыннан 2023 ел өчен еллык планнар, отчетлар төзү буенча тәкъдимнәр бирелде. Методик-библиография бүлеге хезмәткәрләре планнар, отчетлар төзегәндә, чаралар үткәргәндә кайбер хаталарны билгеләп үттеләр, шулай ук «Биектау ҮКС» китапханәләре эшендә күп кенә уңай моментларны билгеләп үттеләр.
