Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар халкы тарихы орнамент мотивларында

Россия күпмилләтле дәүләт. Һәр милләт-ул кабатланмас мәдәният, тарих, традицияләр. Һәр милләтнең кабатланмас үрнәкләре бар. Юртыш авылы китапханәсе «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында  «Татар халкы тарихы орнамент мотивларында»-дигән мастер-класс үткәрде. Чара башында китапханәче укучыларга орнаментның нәрсә икәнен, татар орнаментының барлыкка килү тарихын, орнаментларның нинди төрләре булуын,кайда куллануын  сөйләде. Китапханәче сөйләме «Татар үрнәкләре»-дигән презентация белән үрелеп барды. Укучылар күргәзмә белән таныштылар, күргәзмәдә татар орнаментын кулланып кулдан эшләнгән эшләнмәләр тәкъдим ителде. Чара ахырында һәр катнашучы үз куллары белән татар үрнәге символы – ләлә кулланып брош ясады.