Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тәүфикъ Әйди (Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинев) (1941 – 2001)

Тәүфикъ Әйди 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсе Шатура районында туган. Бала һәм үсмер чагы Татарстанның Апас районы, Омск өлкәсенең Азов районында уза. Татарстанда татар мәктәбендә 7 сыйныфны бетерә, Себердә казах телендә укый. Алабугада китапханәче белеме ала һәм Апас районына эшләргә китә. 1965 елдан Казанның «Оргсинтез» заводында слесарь, аппаратчы булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Укыган вакытта төзелештә, милиция бүлегендә эшли, шулай ук каравылчы һәм кара эшче булып та эшләп ала. Берара төрле мәктәпләрдә, халык иҗаты йортында, төрле редакцияләрдә эшли. 1983-85 елларда Мәскәүдә югары әдәби курслар тәмамлый.

1967 елны иҗатының башлангыч чоры дип атарга мөмкин. Ул «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй») балалар өчен хикәяләр бастыра башлый. Республика басмалары аша укучылар аның мәкаләләре, очерк язмалары, хикәяләре белән таныша ала. Татар әдәбиятында зур вакыйга булган «Боҗра» повесте аңа танылу алып килә. 1980 елда республика конкурсында премиягә лаек була. Повесть өчен Тәүфикъ Әйди СССРның МВД һәм СССР Язучылар берлегенең махсус дипломы белән бүләкләнә.

80нче еллар башында аның публицистик язмалары, атаклы фән белгечләре һәм татар халкының мәдәни вәкилләре турында мәкаләләре бастырыла. Тәүфикъ Әйди тәрҗемәче дә була, төрек телендә язылган атаклы әсәрләрне татарчага тәрҗемә итә.

1982 елда Тәүфикъ Әйди СССРның Язучылар берлегенә кабул ителә.

Озак еллар Т. Әйди «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли. Соңгы елларда Россиянең төрле регионнарында, СНГ, чит илләрдә яшәүче татарларның тормышы белән кызыксынган.

Тәүфикъ Әйди иҗатында юлъязмалар, атаклы кешеләр турында хикәяләр төп урынны алып тора. Шулай ук ул үзенең әдәби әсәрләре белән билгеле. Аның «Боҗра» исемле детектив повесте татар әдәбиятендә зур казаныш булып тора. Тиздән аның Урта Азиядә басмачылар хәрәкәтенә багышланган «Елан угы» романы языла.

Тәүфикъ Әйди чыгышы белән Биектау районы Әлдермеш авылы кызы Әлфия Сәгъдиевага өйләнә, Биектау районында еш кунак була. Тәүфикъ Әйди 2001 елның 2 апрелендә Казанда вафат була. Биектау районының Әлдермеш авылында җирләнгән.

Авторның әсәрләре

Взятка дьяволу: Роман /Пер.с тат.Г.Садыковой.- Казань: Аваз, 2000.-358 с.

Боҗра: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978 .- 207 б.

Безгә ни булды? – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 184 б.

Елан угы: роман. – Казан: Татар, кит. нәшр., 1991. – 368 б.

Кайда да кадерле. – Казан: Татар, кит. нәшр., 1984. – 176 б.

Аһ, туган каумем газиз! – Казан: Аваз, 1999. – 333 б.

Дачада: Хикәя: кече яшьтәге балалар өчен. – Казан: Аваз, 2000. – 29 б.

Йөртә безне язмышлар.- Казан: Аваз, 1999. – 318 б.

Кардәшләр кочагында.- Казан: Аваз, 2000.- 380 б.

Ожмах утравы.- Казан: Аваз, 1999.- 317 6.

Иблискә ришвәт: роман.- Казан: Аваз, 2000.-375 б.

Идел-Йорттан еракта: Хикәя // Идел.- 2001.- №4.- б. 4-9.

Кайту: Хикәя // Мәдәни җомга.- 2001.- 13 апрель. Венада очрашу: Бәян //

Казан утлары. – 2001. – №5. – б. 100-123.

Хөкүмәт бүләкләре

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991)

Аның турында әдәбият

«Татарский энциклопедический словарь».- Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.- 703с.

«Татарская энциклопедия».- Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002.-14

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/ төз. Р.Н. Даутов, Р.Ф.Рахмани.–Казан: Татар.кит. нәшр.,2009. -735б.

Әйдаман (Тәүфикъ Әйдинеӊ тууына 70 ел) / Р.Г. Галиуллин // Казан ут-лары.- 2011.- №5.- Б.154-159. Тәүфикъ Әйдинеӊ «Елан угы», «Иблискә ришвәт» романнарында Һәм «Божра» повестенда детектив сюжетныӊ роле / Р.Г. Галиуллин // XXI гасыр фәне: Филология Һәм сәнгать белеме мәсьәләләре. 6 нчы чыгарылыш: Яшь галимнәр Һәм аспирантларныӊ Халыкара фәнни конференциясе материаллары (Казан, 18 май, 2012 ел). – Казан, 2012.- Б. 141-144.

Университет галимнәре бәяләмәләрендә Тәүфикъ Әйди иҗаты / Р.Г. Галиуллин // Казан университетыныӊ татар филологиясе галимнәре: классик филология Һәм КФУныӊ татар филологиясе Һәм тарихы факультеты галимнәре: тебәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (2011, 18 март). – Казан: Казан университеты, 2012.- Б. 25-28.

Тәүфикъ Әйди – романчы / Р.Г. Галиуллин // Фәнни язмалар. Татар халкыныӊ бөек шагыйре Г. Тукайныӊ 125 еллыгына багышлана. – Казан., 2011.- Б. 48-51. Тәүфикъ Әйди – юлъязма-сәяхәтнамәләр остасы / Р.Г. Галиуллин // Ха-ков укулары – 2011. Студент Һәм аспирантларның Казан дәуләт университеты атказанган профессоры В.Х. Хаков истәлегенә багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференциясе материаллары. – Казан: Ихлас, 2011.- Б. 92-94.