Минем сөекле әтием
2021 елда Россия президенты имзалаган указ нигезендә, Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Бу көнне гадәттә әтиләргә бүләкләр тапшырыла һәм гаилә тантаналары уздырыла. Чернышевка авыл китапханәсендә « Минем сөекле әтием » дигән китаплар күргәзмәсе һәм «Әтием булдыра» дип исемләнгән викторина оештырылды. Яшь укучыларның әтиләре барысыннан да яхшырак итеп нәрсә эшли беләләр икән? Балалар А. Бартоның «У папы экзамен», А. Усачевның «Паповоз», В. Маяковскийның «Что такое хорошо, а что такое плохо», шигырьләрен укып, әтиләре турында иң кызыклы тарихлар сөйләделәр.
