Татарстан Республикасының танылган театрлары
Чернышевка авыл китапханәсендә Татарстан Республикасының танылган театрлары турында презентация һәм әңгәмә үткәрелде. Балаларга Татарстан театрлары тарихы, анда тамашачыларга үз-үзен тоту кагыйдәләре белән таныштырып, алардагы популяр спектакльләр турында сөйләнде. Шулай ук укучылар үзләре дә ничек итеп театр тамашасын оештырырга мөмкин булуын белделәр. Театр турында презентацияне карап, балалар спектакльдә эшләүче кешеләрнең һөнәрләре белән дә таныштылар. Бу – актерлар гына түгел, ә сценаристлар, режиссерлар, костюмерлар, декораторлар, гримерлар, бутафорлар һәм театр сәнгате үсешенә үз өлешен кертүче башка профессия вәкилләре дә. Шулай ук китапханә фондыннан «Тылсымлы сәхнә дөньясы» исемле китап күргәзмәсе дә оештырылды. Бирегә М.Г.Арслановның «Татар театры. Энциклопедик сүзлек-белешмә», Л.М.Заббарованың «Татарские театральные коллективы ТАССР», «Тургай театры. Роберт Галиев», «История татарского театра в плакатном искусстве», Ю.Беловның «Русский ТЮЗ в Казани» һәм башка китаплар керде.
