Чын ирләр һөнәре
Әлеге бәйрәм 2021 елдан Россия президенты указы белән октябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Гаилә башлыгы булган әти кеше балалар тәрбиясендә, гаилә тормышын алып баруда , йортта иминлек, тынычлык, муллык булуда зур өлеш кертә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Усад авыл китапханәсендә әтиләр тормышы, хезмәте, җәмгыяттә тоткан урыны, көчле затлар шөгыльләнгән һөнәрләр турындагы китаплардан күргәзмә ясалды.

