Синең көчле кулларын
Әтиләр көне- Россиядә чагыштырмача яңа, күптән түгел генә рәсми статус алган бәйрәм. Безнең һәрберебез Әниләр көнен кайчан билгеләп үтүләрен белә, ә менә Әтиләр көне азрак билгеле. Шул ук вакытта бу бәйрәмнең йөз еллык тарихы бар. Россиялеләр һәр елның октябрь аеның өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгеләп үтәләр. Яхшы әти булу-ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш. Улы өчен үрнәк һәм кызы өчен игелекле тылсымчы булу. Барысын да яратып һәм сабырлык белән өйрәтергә, сөйләргә, сакларга, аңлатырга һәм эшләргә — моны бары тик әти генә эшли ала.
Халыкара Әтиләр көне уңаеннын, Каенлык авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә үткәрде. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясе кайчан һәм кайдан килеп чыкканлыгын, аны кайсы илләрдә билгеләп үтүләрен сөйләде. Чара ахырында яшь укучылар китапханәче белән бергә үз куллары белән әтиләренә кечкенә бүләк әзерләделәр.
