Хыял белән!
Биектау авыл китапханәсендә Владислав Крапивинның тууына 85 ел тулу уңаеннан «Хыял белән!» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Владислав Крапивин популяр балалар язучысы, шагыйрь, журналист, сценарист. Аның ике йөздән артык китабы дөньяның төрле телләрендә басылып чыга. Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде. Укучылар язучының «Мушкетер и фея», «Кораблики», «Дети синего фламинго» исемле китаплары белән таныштылар, күргәзмәгә күзәтү тыңладылар.
