Ни өчен кешеләр тәмәке тарталар?
Үзәк китапханәнең уку залында «Ни өчен кешеләр тәмәке тарталар?» дигән чара узды. Китапханәгә Биектау районының 1 нче номерлы мәктәбеннән 9 нчы М сыйныф укучылары килде. Чара барышында тәмәке тартуның зур зыяны турында сөйләшү узды, катнашучыларның фикерләре тыңланды. Чара, яшүсмерләр өчен оештырылып, театральләшкән күренешләрдән торды. бу күренешләрдә дә исә, төп рольне катнашучылар үзләре башкарды. Юнысов Әмир — табиб ролендә, Манвелян Артур — авыру ролен башкарды, Ашказаны һәм Җәрәхәт рольләрен Юдин Дмитрий һәм Гыйльметдинова Илсия уйнадылар, Йөрәк ролен исә искиткеч итеп Акчурина Әминә уйнады, Смердова Дариннага исә иң кызыклы рольләрнең берсе – Баш Мие булса, Фәйзрахманов Айназга үпкәләр ролен уйнарга туры килде. Чара үтә дә кызыклы мөхиттә, укучыларның экспромт рәвештә чыгыш ясаулары аша үрелеп барды. Әлбәттә, килгән һәр укучы китапханә бусагасыннан, укыр өчен китап алып чыгып китте.
