Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Икмәк – бөтен нәрсәгә баш

Шәпше авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Икмәк – бөтен нәрсәгә баш» дигән танып белү-уен сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга кешенең  икмәкне ничек пешерергә өйрәнгәне турында риваять сөйләде. Икмәкнең өстәлгә ничек эләгүен белер өчен балалар «Тере рәсемнәр» конкурсында катнаштылар, анда алар рәсемнәр ярдәмендә бөртекнең гөрләп торган  түгәрәк икмәккәкадәр озын юлын күрсәттеләр. Китапханәче, презентация ярдәмендә икмәкне элек һәм хәзер ничек җыюларын күрсәтте. Балалар «Сүзне сөйлә», «Мәкаль туплагыз», «Сеңлеңне  ашат» уеннарын уйнадылар. Ә чара зур һәм тату түгәрәк уен белән тәмамланды.