Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җәннәт – аналарның аяк астында

28 ноябрь көнне Сая авылы китапханәсендә «Әниләр көне» узды. Әлеге бәйрәм уңаеннан китапханәдә «Җәннәт – аналарның аяк астында» дигән китап күргәзмәсе һәм күргәзмәгә күзәтү оештырылды. Балалар әниләр өчен шигырьләр укыдылар, әниләренә бүләк итеп балалар матур открыткалар ясадылар. Һәр бала бик тырышты, әнисенең бәйрәмгә иң матур открытка алуын теләде.