Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Отфрид Пройслер: немец әкиятчесе

Немец әкиятчесе Отфрид Пройслерның 100 еллыгына Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен аның тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби викторина уздырылды. Отфрид Пройслер балалар язучысы, ул үзенең китап битләрендә балачак хыялларын тормышка ашыра, аның әкиятләре бөтен дөнья балаларын шатландыра. Башта укучылар Пройслер әсәрләре белән таныштылар, ә аннары аның әкиятләре буенча кызыклы викторинада катнаштылар, төп геройларны таныдылар: Кечкенә Өрәк, Кечкенә Су иясе, Кечкенә Убырлы Карчык. Чара ахырында балалар «Крабат» китабына буктрейлер карадылар һәм бу сихер әкиятенә бик кызыксындылар.