«Әни күзләренә карагыз»
Әниләр бәйрәменең максаты – хатын-кызга сакчыл караш традицияләрен хуплау, гаилә нигезләрен ныгыту, безнең тормышта төп кешенең – әнинең әһәмиятен аеруча билгеләп үтү. Быел әниләр бәйрәме 27нче ноябрь көненә туры килде. Дачное авыл китапханәсендә «Әни күзләренә карагыз» дигән китап күргәзмәсе оешторылды. Укучыларга төрле балалар язычыларның искиткеч әсәрләре тәкъдим ителде. Әлеге әдәби әсәрләрдә әни образлары белән таныштылар.
